Портал Управления образования Вагайского района Тюменской области


Latest Questions

Ач, шигърият, серләреңне…

Апрель ае истәлекле һәм кызыклы вакыйгаларга бай. Бу айда күренекле якташыбыз, язучыбыз Якуб абый Зәнкиевның, бөек Тукаебызның туган көннәре. Мәктәпләрдә аларга багышланган төрле-төрле чаралар үткәрелә. Быелгы  апрель – Бөек  Җиңүнең 70еллыгын каршы алу өчен зур хәзерлек ае да.

     Әдәбият елына, Бөек Җиңү һәм “Яңарыш”ыбызның юбилейларына багышланып Казанлы мәктәбендә “Ач, шигърият, серләреңне…” дип аталган җирле шагыйрьләребез белән очрашу үтте.

     Бу кичәдә Меткә авылыннан Илдар Мутакаров һәм Ирина Айбатова, ә Казанлыдан Тәнзилә апа Юсупова катнаштылар. Укучылар очрашуны түземсезлек белән көтеп алдылар, кунакларга теләгән сорауларын бирделәр, алардан кызыклы җаваплар алдылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган матур открыткаларын да бүләк иттеләр.

     Тәнзилә апа инде байтак еллар буе шигырь язу белән мавыга. Һәр темага, вакыйгага аның шигырьләре бар. Ул мәхәббәт, дуслык-туганлык, Б.Сөләйманов, укытучылар, сугыш, Җиңү турында аеруча дулкынланып, хисләргә бирелеп, тирән мәгънәле итеп иҗат итә. Аның һәр сүзе йөрәктән чыккан, кешегә аңлаешлы, күңелгә якын.

     Тәнзилә апа ике кыз үстерә. Олысы – Гөлзилә – педагогия институтында белем ала, ә кечесе, Фирүзә, быел 11нче сыйныфны тәмамлый. Тәнзилә апа бик тә актив кеше. Мәктәптәме, авылдамы, райондамы – барлык бәйрәм-кичәләрдә, ярышларда катнашырга тырыша, сәхнәдән үзе язган шигырьләрне матур итеп яттан сөйли, юморескаларда уйный. Тәнзилә апа мәктәпнең ата-аналар комитетын да җитәкли, эрудицияле, авторитетлы кеше.

     Ирина Айбатова авыл кибетендә сатучы булып эшли. Алар тормыш иптәше Радик белән ике кыз һәм бер малай үстерәләр. Балалары да әниләре шикелле бик тырышлар, активлар, талантлылар. Иринасыз бер авыл бәйрәме үтми. Ул бик  оста итеп төрле халыкларның биюләрен башкара. Шуңа Меткә балаларын өйрәтүне дә беренче урынга куя, мәктәптә түгәрәк алып бара. Ә укытучылары Гөлсара апа балаларга да, Иринага да үз кулы белән матур-матур костюмнар тегә.

     Шигырьләр язуны Ирина үткән елдан гына башласа да, киләчәктә каләменең тагын да шомарак булуы өметле икән.

     Ә менә Мутакаров Илдарның иҗат җимешләре соңгы елларда “Яңарыш” битләрендә еш-еш күренә. Ул күбрәк туган авылы Меткәсе, аның табигате, әнисе Мәгъсүмә апа, кайнар мәхәббәте һәм Бөек Җиңү турында яза. Бу кешедәге бетмәс-төкәнмәс дөньяны ярату хисе, тыңлаучыны авызына карату көче, хәтта шаярып көлдерә алу осталыгы балаларга аеруча ошады, дип уйлыйм.

     Илдарның тагын бер һөнәре ачылган икән: бизәкле-челтәрле тәрәзә рамнарына, чәчәк утырткычларына һәм башка кул эшләренә заказлар күбәйгәннән күбәя икән.

     Тәнзилә апага, Иринага, Илдарга без ныклы сәламәтлек, тагын да күбрәк һәм остарак язуларын дәвам иттерергә, шигырьләре белән халыкны сөендерергә дип теләкләр әйттек. Аларга багышлап клуб хезмәткәрләре Хәмдия апа белән Миләүшә апа М.Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җырны бүләк иттеләр. Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

     Кичәдә бик актив катнашкан кунакларга, укучыларга һәм укытучылардан Фәнүсә апа белән Гөлсара апага зур рәхмәтемне белдерәм.

                                                                       Асия Зимагулова, Вагай районы, Казанлы авылы

image