Портал Управления образования Вагайского района Тюменской области


Latest Questions

Татар теле декадасы

Февраль-март айлары бәйрәмнәргә бай.  Календарьның кызыл даталарыннан тыш, мәктәп, район күләмнәрендә балаларда хәрби-патриотик, гражданлык, әхлакый-эстетик тәрбия үстерү максатыннан чыгып, төрле- төрле кызыклы һәм файдалы чаралар уздырыла. Шул исәптән Казанлы урта мәктәбе дә читтә калмый.

     Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты декадасы булып үтте. Аны оештыруда һәм үткәрүдә башлангыч сыйныф укытучылары Гөлчирә Зарим кызы Уразова (методик берләшмә җитәкчесе), Ниязбикә Сатретдин кызы Корманбакиева, Зөлхәйдә Абитулла кызы Абдрахманова, Нәсимә Шәвәли кызы Денизбаева, Гөлсара Нургали кызы Шәймәрданова күп сәләтләрен һәм көчләрен куйдылар.

     Декаданың һәр көне яхшылап уйланылган, балалар өчен кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч булды. Укучылар татар теле буенча грамоталыкларын күрсәтеп сүзлек диктантлар яздылар. Укытучылар балаларның текстны тиз, дөрес һәм сәнгатьле укуларын тикшерделәр. Һәр сыйныф җитәкчесе укучылары белән проектлар өстендә эшләделәр һәм матур итеп бизәлгән, эчтәлекле “Татар халкының җырлы-биюле уеннары”, “Татар халык әйтем-мәкальләре”, “Бишек җырлары” исемле проектлар төзелде. Тәнәфесләрдә татар халык уеннарын уйнап, балалар күңелләрен күтәрделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.

    “Минем әти – солдат” темасына матур итеп стена газеталарын ясап эшләделәр. Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресләре, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча викториналар үтте.

     Якташ шагыйрь-язучыларыбыз Б.Сөләйманов, Ф.Үтәшева, Я.Зәнкиев иҗатларына багышланган аерым көн дә булды. Балалар теләп, яратып аларның шигырьләре, хикәяләре белән таныштылар, рәсемнәр ясадылар.

“Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

                                                                     Иң кирәкле, затлы тел”,  —  эпиграфы астында туган телебезне иң яхшы белүчеләр олимпиада биремнәрен үтәүдә ярыштылар. Җиңүче балалар язгы каникул вакытында район олимпиадасында катнашачаклар.

     Декада барышында туган телгә багышланган проектлар, буклетлар ясалып, коридор стенасын бизәп торды. Шунда ук укучыларның иҗат эшләре, дәфтәрләре, стена газеталары, рәсемнәре урын алды.

     Йомгак итеп Ватанны саклаучылар көненә багышлап укытучылар, балалар һәм ата-аналар искиткеч матур бәйрәм үткәрделәр. Кичә җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелде, аны Гөлчирә Зарим кызы белән Зөлхайда Абитулла кызы алып бардылар.

     Бу декадада иң актив катнашкан балаларның исемнәрен дә әйтеп үтәсем килә: Валикин Илнур, Уразов Вилдан, Рахимов Артур, Халитова Элина (2нче сыйныф), Мугайминов Илсаф, Рахимов Родион, Садыкова Алсу (3нче сыйныф), Абибуллин Рамазан, Курманова Залина, Уразова Милена (4нче сыйныф) һ.б.

    Укытучыларга, ата-аналарга рухи байлыкларыбыз – телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне балаларга өйрәтүдә, аларның кечкенә йөрәк түрләренә, күңелләренә сеңдерүдә, хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүдә зур уңышлар һәм нәтиҗәләр теләп калам.

Без – татарлар.

Татар исемен без

Горур йөртә торган

Бер халык.

Асия Зимагулова,

Вагай районы.